Флера Андреева Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины булды
(Яр Чаллы, 23 сентября, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Шәһәр советының сайлаулардан соң беренче утырышында Чаллы мэрының элекке урынбасары Флера Андреевага «Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелде.
«Коллегабыз озак вакытлар шәһәр советында эшләде. Ике чакырылышта шәһәр мэры урынбасары булды. Без аны намуслы, эш өчен янып-көеп йөргән кеше буларак беләбез. Шәһәр өчен бик күпне эшләде. Без аңа Чаллыдагы иң зур бүләкне тапшырабыз», — диде Автокала мэры Наил Мәһдиев мактау билгесен тапшырганда.
Флера Андреева хезмәтен югары бәяләүләре өчен рәхмәт әйтте. «Бераз ял итеп алам. Аннан тагын эшлибез әле», — диде ул.