Путин Covid-19 вакциналарына багышланган онлайн-конференция оештырырга тәкъдим итте
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин БМО Генассамблеясының 75 нче сессиясендә чыгышында коронавирус вакциналарына багышланган онлайн-конференция уздырырга тәкъдим итте. Бу турыда РИА Новости яза.
Президент билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә хезмәттәшлек итәргә әзер. Ул партнерлык урнаштыруның бер ысулы кызыксынган илләр катнашында онлайн-конференция уздыру дип саный.
«Без якын арада коронавируска каршы вакцина ясауда хезмәттәшлек итү теләге булган дәүләтләр катнашында онлайн-конференция үткәрү инициативасы белән чыгабыз», — диде ул.
Владимир Путин чыгышында БМО хезмәткәрләренә «Спутник V» вакцинасын бушлай бирергә тәкъдим итте.