Балалар өчен «Путин» түләүләренә гаризаны 1 октябрьгә кадәр биреп була
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге балаларга «Путин» түләүләренә гаризалар бирүнең соңгы көне турында искә төшерде. Бу хакта ведомствоның территориаль бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Түләүләр өчен гаризалар 1 октябрьдән соң кабул ителмәячәк. Өч яшькә кадәр һәм өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүгә әлегәчә гариза тапшырмаган гаиләләр 2020 елның 30 сентябренә кадәр, бу көнне дә кертеп, гариза белән мөрәҗәгать итә ала», — диелә хәбәрдә. Документларны өч ысул белән: дәүләт хезмәтләре порталы аша, Күп функцияле үзәк офисларында яки Россия пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәтендә тапшырырга мөмкин. Яз көне Россия Президенты Владимир Путин апрельдән июньгә кадәр өч яшькә кадәрге һәр балага 5 мең сум түләргә тәкъдим итте. Өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган иде. Июнь ахырында Путин шул ук яшьтәге балалар өчен 10 мең сумлык тагын бер түләүне хәбәр итте. Татарстан буенча Пенсия фонды бүлеге кайнар элемтә номерын алмаштырды. 8 (800) 600-03-57 телефоны буенча шалтыратып консультация алырга була.