Россия Президенты коралларны галәмгә урнаштыруны тыярга өндәде
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин барлык әйдәп баручы космос державаларына космос милитаризациясен тыю тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. БМО Генераль Ассамблеясенең 75нче сессиясендә чыгышында ул шул хакта сөйләде. Бу турыда «Известия» хәбәр итә. «Россия барлык әйдәп баручы космик державалар катнашында юридик мәҗбүри килешү төзү инициативасы белән чыга, ул галәмдә корал урнаштыруны тыюны күздә тота», — дип белдерде ул. Орбитада корал урнаштырудан тыш, Путин космик объектларга карата көч куллануны тыярга тәкъдим итте. Россия Президенты фикеренчә, стратегик тотрыклыкка йогынты ясый торган факторлар буенча җитди диалог өчен нигез булдырырга кирәк. Ул перспектив хәрби-сәяси, шулай ук технологик чынбарлыкны үз эченә алырга тиеш. Әлеге чыгышында Владимир Путин Россия бөтен дөньяны Covid-19 вакцинасы белән тәэмин итәргә әзер булуын әйтте.