Татарстан табибы: Госпитальдә сабырлык һәм командада эшләү мөһим, ялгыз кеше яу алмас
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Балалар медицина реабилитациясе үзәге педиатры Надежда Кубасова да үзенең өченче сменасын ковид-госпитальдә тәмамлады. Табиб беренче смена иң авыры булуын әйтте. Июль аеның кызу көннәре, сортировкалау бүлегендә иллешәр пациент булган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ул вакытта мин тәҗрибә тупладым, сораулар күп иде. Әмма без җитди әзерләнә идек — һәр көнне вебинарларны карап, Сәламәтлек саклау министрлыгының киңәшләрен өйрәндек, Казан табиблары белән языштык, һәр сменадан соң укыдык. Педиатриядән терапиягә килү куркыныч түгел иде — мин дәвалау факультетын тәмамлаган идем, ә интернатураны педиатрия буенча уздым», — ди ул.
Кубасова сүзләренчә, алар авырып китүдән курыкмаган. «Госпитальдә без барыбыз да саклагыч костюмнарда идек. Әмма һәр пациентка ярдәм итә алмавымнан минем паника булды, әмма без барысын да башкарып чыктык», — дип сөйләде Надежда Кубасова.
Табиб үз коллегаларына — госпитальдә эшләгән кешеләргә һәм көннең теләсә кайсы вакытында элемтәдә булучыларга рәхмәтләрен белдерде. «Госпитальдә сабырлык һәм командада эшләү мөһим, чөнки ялгыз кеше яу алмас», — диде ул.