Путин судьяларга хезмәт хакын арттырды
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин судьялар окладларын арттыру турындагы указга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Указ нигезендә, 2020 елның 1 октябреннән Россия Федерациясе Конституция суды, Югары суд, гомуми юрисдикциядәге федераль судлар һәм федераль арбитраж судлары судьяларының вазифаи окладлары өч процентка арта. Федерация субъектларының җәмәгать судьяларының окладлары шул кадәр үк күләмдә артачак.