Кукмара районының урман тармагы ветераны ТАССРның 100 еллыгы билгесе белән бүләкләнде
(Кукмара, 20 сентябрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Эльвира Мөбәракшина). Кукмара районыннан урман тармагы ветераны Васил Хәнәфиев «ТАССР төзелүгә — 100 ел» истәлек билгесенә ия булды. Бу турыда Лубян урман-техник көллиятеннән хәбәр иттеләр. Бүләкне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Лубян урман-техник көллияте студентларының квалификацион эшләр яклавы барышында тапшырды. Васил Миннегали улы Лубян урман хуҗалыгы техникумында 39 ел урман мастеры булып эшли. Урман хуҗалыгы министры урынбасары аңа күпьеллык фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде. «ТАССР төзелүгә — 100 ел» истәлек билгесе махсус итсәлекле дата уңаеннан раслана. Мондый билге республиканың дәүләт, социаль-икътисадый, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән татарстанлыларга бирелә.