Татарстанда трассадан юл читенә очып төшкән машинаның пассажиры һәлак булган
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда трассадан җиңел машина юл кырына очып чыккан, пассажиры һәлак булган. Бу турына «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.
Авария бүген иртән Республиканың Чирмешән районында Светлогорск авылы янында була. 14нче модельле «Лада» машинасы трассадан юл читенә очып чыга һәм әйләнеп каплана.
«Җиңел машинадагы 20-22 яшьлек егет һәлак булды. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнчегә кадәр, ул һәлак булган иде инде», — ди шаһитлар.