Апаста яшәүче гаилә «Салават күпере» журналы бәйгесендә велосипед откан
(Апас, 20 сентябрь, «Татар-информ», « Апастово-информ », Ләлә Сафиуллина). Лилия һәм Рөстәм Бикмөхәммәтовлар улларына ел саен «Салават күпере» журналын яздыра. Бу юлы исә алар журнал редакциясе уздырган «Сәпит кирәк» бәйгесендә катнашып, бүләкле дә булганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Абыйлы-энеле Ранил һәм Рубин Бикмөхәммәтовлар «Салават күпере» журналы редакциясе уздырган «Сәпит кирәк» бәйгесендә җиңү яулаган. «Җиңәрбез дип һич уйламаган идек. Ә бәхет елмайды бит. Бүләккә бигрәк тә улларыбыз сөенде», — ди Лилия.