Галимнәр өслекләрдән коронавирусны юк итүнең яңа ысулын ачыклаган
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Өслекләрдән коронавирусны юк итүдә ультрашәмәхә ярдәм итә ала. Япония галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә «Известия». Тикшеренүчеләрнең эше American Journal of Infection Control журналында басылып чыккан. Ультрашәмәхә коронавирус күзәнәкләренең 99,7 процентын юк итә ала. «Шул ук вакытта дулкынның озынлыгы 222 нанометр булырга тиеш, чөнки бу очракта ул тирегә үтеп керми һәм тере күзәнәкләрне җимерми», — дип белдерде галимнәр. Тикшеренүчеләр фикеренчә, бу ачыш медицина хезмәтен күрсәтү биналарындагы дезинфекцияләү алымын үзгәртергә мөмкин.