Әлмәттә Ростовтан килгән машина катнашындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ростов шәһәреннән килгән чит ил машинасы Әлмәттә юл һәлакәтенә эләккән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте
Аларның сүзләренә караганда, авария кичә кичке тугызлар тирәсендә Ленин урамында булган. «Мерседес» һәм Ростов өлкәсе номерлары белән «Тойота» кара-каршы бәрелешкән.
Көчле бәрелешүдән «Мерседес» кузовының бер өлеше аерылган, һәм юл коймасына бәрелгән. «Тойота» юлга аркылы баскан.
«Ким дигәндә өч кеше зыян күрде. «Тойота» йөртүче хатын-кыз һәм пассажир. "Мерседес"та җәрәхәтләнгән ир-ат бар иде. Ул машина йөртүчеме, пассажирмы — белмим», — дип сөйләде шаһитлар.