123ru.net
World News in Tatar

Алексеевск активистлары комлыкны җыештыруда катнашты

014
Алексеевск активистлары комлыкны җыештыруда катнашты

(Алексеевск, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Таң» , Алексей Вангаев). «Чиста яр» эко-акциясе көзге игелек атнасы кысаларында узды. Аграр көллият студентлары, «Форпост», «Синергия» яшьләр үзәге хезмәткәрләре яр буен җыештырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Аларга «Просторный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе һәм «Үзәк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисләре Светлана Некрасова һәм Әлфия Әхмәтова да кушылды. Алар бергә җәйге сезонда җыелган чүп-чардан яр буе зонасын җыештырды. «Бу акция елга ярын чистартып кына калмыйча, барлык кешеләргә табигатьне саклау мөһимлеге турында искә төшерүгә дә юнәлдерелгән. Акциядә катнашучылар бистәдә яшәүчеләрне һәм кунакларны әйләнә-тирә мохиткә игътибарлырак булырга һәм чүп-чарны ял итү урынына ташларга түгел, ә тиешле урыннарга илтеп салырга кирәклеге турында өнди», — дип мөрәҗәгать итә алексеевскилыларга өмәне оештыручыларның берсе Анна Новикова.

Новости Covid-19

Комментарии для сайта Cackle

Слухи, сплетни...









Новости Москвы на Moscow.media



Все города России от А до Я

123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.