Covid-19 белән авыручылар саны буенча Татарстан Россиядә 83нче урында тора
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны буенча, Татарстан Россия субъектлары арасында 83нче урында, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында - 14 нче урында. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы, Татарстан буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Республикада барлыгы 6974 кеше коронавирус белән авырый.
Россия буенча 100 мең кешегә 742,9 авыру очрагы туры килә, ә Татарстанда 100 мең кешегә – 178,7 авыру очрагы.
Атна саен авыручылар саны арту 0,3 процент тәшкил иткән, сентябрьдә авыруны читтә йоктыруның 28 очрагы теркәлгән.
Мәктәпләрдә һәр көнне уртача 246 бала дәресләрдән азат ителә. 1 сентябрьдән 2713 бала мәктәпкә кертелмәгән. Аларда температура һәм ОРВИ билгеләре булган.