Татарстан Премьер-министры Казанда Бөтенроссия урам уеннарын ачты
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда Бөтенроссия урам уеннарын ачу тантанасында катнашты.
«Безнең илдә мондый комплекслы ярышлар беренче тапкыр үткәрелә. Бу спорт ярышлары да, яшьләр өчен бәйрәм дә. Казанда «Урам» мәйданчыгы ачылгач мондый мөмкинлек барлыкка килде. Төзүчеләр кыска вакытта сыйфатлы итеп инфраструктура ясаган. Яшьләр арасында парк популяр. Ничә яшь булуы мөһим түгел, иң мөһиме, күңел яшь булсын», — диде Алексей Песошин.
Ярышлар бүген һәм иртәгә «Урам» паркында уза. Биредә баскетбол, велосипед спорты, роллер-спорт, скейтбординг, бию спорты (брейкинг), футбол фристайлы һәм чир-спорт буенча ярышлар узачак. Уеннар программасына роуп скиппинг, паркур һәм текбол буенча ярышлар да кертелгән.