123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Фәрит Мөхәммәтшин: «Төркиләр алтыны» форумы төрле милләт яшьләрен якынайта

0
Фәрит Мөхәммәтшин: «Төркиләр алтыны» форумы төрле милләт яшьләрен якынайта

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  «Төркиләр алтыны» Бөтенроссия яшьләр форумы кебек чараларга ихтыяҗ зур дип саный. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Алар төрле милләт кешеләрен якынайта, яшьләрнең кызыксынуы турында белү һәм аларны актуаль мәсьәләләрне хәл итәргә җәлеп итү мөмкинлеге бирә», — диде Мөхәммәтшин. Казанда «Төркиләр алтыны» V Бөтенроссия яшьләр форумы уза. Анда Россиянең 18 төбәгеннән 150 делегат катнаша. Бүген Татарстан Милли китапхнәсенең яңа бинасында алар Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов очрашты. Фәрит Мөхәммәтшин Казанда яшьләр күп булуын, төгәлрәк, башкалада яшәүчеләрнең биштән бер өлеше 35 яшькә кадәрге кешеләр булуын әйтте. «Республика җитәкчелеге яшьләрне үстерү өчен ярдәм итә һәм шартлар тудыра», — диде парламент җитәкчесе. Ул алгарышлы проектлар — Иннополис шәһәре, күптелле белем бирү комплекслары челтәре, Татарстан Дәүләт Советы каршында Яшьләр парламенты һәм Татарстан Яшьләр хөкүмәте турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Халыклары ассамблеясе эшчәнлегенә аерым тукталды. Аның эшчәнлеге республика территориясендә яшәүче барлык 173 милләтне үстерү өчен тигез шартлар тудырырга мөмкинлек бирә. Вячеслав Никонов Казанга һәрвакыт бик теләп килүен әйтте. «Монда һәрвакыт яңа матурлыкны күрәсең. Янәшәдә Иннополис фән шәһәре урнашкан, анда иң акыллылар цифрлы технологияләр белән шөгыльләнә. Казан — тиз үсә торган шәһәр, әлбәттә, Кремль аның символы булып тора. Аның территориясендә Европада, бәлки дөньяда иң зур мәчетләрнең берсе, Кол Шәриф һәм йөз еллык православие соборы янәшә тора», — диде Дума комитеты рәисе. Сорауларга җавап биреп, Фәрит Мөхәммәтшин сайланган белгечлек буенча база белеме алырга кирәклеге турында әйтте. Шул ук вакытта даими рәвештә үз өстеңдә эшләү һәм белемне камилләштерү мөһим, диде Дәүләт Советы Рәисе.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин назначил нового главу Стройкомплекса Москвы


Спорт в России и мире
Москва

Сотрудники Росгвардии приняли участие в чемпионате Центрального округа по боксу.


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Теннисист Рублев разбил ракетку после поражения на турнире в Барселоне


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прием заявок на участие в конкурсе на лучшее путешествие по Дальнему Востоку начнется в мае





Путин в России и мире
Москва

Путин наградил гендиректора Музеев Московского Кремля орденом «За заслуги перед Отечеством»


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: Западу неинтересны планы Киева по атаке на Крымский мост


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Татьяна Рязапова

Если ты не поступил в колледж или вуз



Москва

Вниманию учащихся 9-11 классов и их родителей!

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net