Рөстәм Миңнеханов Татарстан вице-премьерларын билгеләү турындагы указларга кул куйды
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика вице-премьерларын билгеләү турындагы указларга кул куйды. Документлар ТР җитәкчесе порталында урнаштырылган. Татарстанның яңа Хөкүмәте составында Премьер-министр урынбасарлары саны элеккечә — тугыз калачак. Рөстәм Нигъмәтуллин беренче вице-премьер булды. «Нигъмәтуллин Рөстәм Камил улын Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары итеп билгеләргә», — диелә документта. Моннан тыш, Ләйлә Фазлыева, Равил Әхмәтшин, Васил Шәйхразиев, Мидхәт Шаһиәхмәтов, Марат Җәббаров, Роман Шәйхетдинов, Альберт Кәримов һәм Шамил Гафаровны билгеләү турындагы указларга кул куелды.