Башкортстанда Мостай Кәрим исемендәге фестиваль барлыкка киләчәк
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда Милли яшьләр театрының үз фестивале барлыкка киләчәк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Театрда М. Кәрим исемендәге беренче халыкара театр фестиваленең балалар өчен спектакльләр нигезләмәсе проекты эшләнгән. «Нигезләмә республика Мәдәният министрлыгына карауга тәкъдим ителде», диде театр директоры Рафис Мөхәммәтҗанов. Фестивальне 2021 елның көзендә — 14-20 октябрьдә үткәрү планлаштырыла. Аны үткәрү Мостай Кәримнең туган көненә туры китереләчәк. Шулай ук Яшьләр театры республикада һәм аннан читтә фестивальләрдә катнашырга ниятли. Директор сүзләренчә, театр капиталь ремонт үткәрү өчен «Мәдәният» илкүләм проектында катнашуга гариза биргән. Финанслау бүлеп бирелгәндә, театрның Камера залында тавыш һәм яктылык җиһазлары алмаштырылачак, кәнәфиләрне трансформацияләнә торган җиһазларга алмаштырачаклар. Зур зал шулай ук сәхнә җиһазларын, түбәсен һәм керү өлешен алыштырылачак.