Төркиядә Россия туристлары утырган автобус авариягә эләккән
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Төркиядә Россия туристлары утырган автобус авариягә эләккән. Бу хакта РИА Новостига Анталиядә Генераль консуллыкта хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте 13: 00 сәгатьтә Алания белән Манавгат арасында Авсаллар дигән урында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, Россиядән булган 14 турист утырган автобус шоферы идарәне югалткан, нәтиҗәдә, машина ян ягына ауган. Шул вакытта Россиянең 11 туристына зыян килгән, аларның барысын да хастаханәгә китергәннәр. Бер хатын-кызның җилкә сөяге сынуда шикләнәләр, калганнарында — җиңелрәк имгәнүләр, дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.