123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Фәйзелхак Ислаевның «Югары Чагадай тарихы» китабы чыкты - «Мәгариф»

0

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», «Мәгариф» , Таһир Сабирҗанов). Соңгы елларда республикабыздагы аерым авылларның тарихына багышланган фәнни-популяр китаплар әледән-әле дөнья күрә. Бу өлкәдә фәнни нигездә иң нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе — әлбәттә, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев.

Бу җәһәттән, аның Азнакай районындагы Күктәкә, туган ягы — Пермь краендагы Чәйкә авыллары тарихын колачлаган саллы китаплары — күп кенә тарихчылар өчен өлге басмалар. Фәйзелхак ага бигрәк тә Чирмешән төбәге авыллары тарихын өйрәнеп, халыкка җиткерүне хуп күрә. Моннан өч еллап элек ул әлеге райондагы Урманасты Үтәмеш авылы тарихына багышланган китабы белән безне сөендергән иде. Һәм менә тарихчы-галимебезнең Чирмешән ягы халкы өчен икенче күчтәнәче: аның 416 битле, «Югары Чагадай тарихы» дип исемләнгән күләмле китабы, «Яз» нәшрияты тарафыннан нәшер ителеп, тарих белән кызыксынучылар кулына барып иреште.

Төрле чорларда халкыбызга тугры хезмәт күрсәткән күренекле зыялылар, дин әһелләре, сәнгатькярләр, галимнәр, язучы-җурналистлар, мәдәният хезмәткәрләре, җитәкчеләр биргән Чирмешән якларының бай тарихында Югары Чагадайның да үзенә генә хас өлеше бар. Әлбәттә, һәр чорның үз герое булган. Чирмешән төбәгендә беренче указлы муллалардан булган Рәфыйкъ Әбүшахманов — XVIII гасыр ахырында, ә ХIХ гасыр ахырында — ХХ гасыр башында Югары Чагадайда туып-үскән, Чәшеле мәдрәсәсендә Ризаэтдин Фәхретдин белән бергә укыган һәм бергә яшәгән, Иске Ярмәк авылында имам булып күп еллар хезмәт иткән Хөснулла хәзрәт Баһаветдинов — бөтен укымышлы татар дөньясында билгеле шәхесләр. Совет заманында танылган җырчы, татар дөньясына татар җыры аша Югары Чагадай данын тараткан, кабатланмас моң иясе, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, Татарстанның халык рәссамы Канәфи Нәфыйков, икътисад фәннәре докторы Фәрит Габделганиев, аның әнисе — Татарстанның атказанган укытучысы Мәдинә Габделганиева, «Татнефть» җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары, техник фәннәр докторы Наил Ибраһимов тамырлары Югары Чагадайдан… Һәм әле, боларга өстәп, башка тарихта үз урыннарын алган һәм алырга тиеш бик күп шәхесләрне атап булыр иде.

Китап кереш сүздән, дүрт бүлектән, файдаланган әдәбият исемлегеннән һәм кушымталардан тора. Кушымтада төрле архивлардан табылган 1744 — 1858 елларга караган халык санын алу материаллары, 1900 елда авылда үткәрелгән хуҗалыкларны өйрәнү чыганаклары, 1922 елгы ачлык чорында төзелгән исемлек бигрәк игътибарга лаеклы, чөнки бу материаллар нигезендә гаилә тарихы белән кызыксынган кеше үз шәҗәрәсен ясый, XVIII гасыр урталарында яшәгән әби-бабалары белән онытыла барган туган-тумачалык җебен торгыза ала.

Автор Югары Чагадай авылының нигез ташын салудан бүгенге көнгә кадәр зур тарихын архивларда сакланган документлар, ышанычлы истәлекләр, элекке язмалар нигезендә мөмкин булганча төгәл итеп чагылдырган.

Китап битләрендә төп тексттан башка төрле сылтамалар да бирелеп барыла. Аларда авыл тарихы белән тирәнрәк кызыксынучылар өчен хәзер кулланылыштан төшеп калган борынгы сүзләргә, исем-фамилияләргә бирелгән аңлатмалар төп текстка өстәмә ачыклык кертә.

Бу китап үзенчәлекле тарихы, талантлы шәхесләре белән дан тоткан Югары Чагадай халкы, нәсел тамырлары Чирмешән яклары, авыл белән бәйләнгән кеше өчен генә файдалы әсбап булмаячак. Затлы кәгазьдә басылган, бик күп фотосурәтләр белән баетылган «Югары Чагадай тарихы» китабына, төбәк тарихын өйрәнүче һәвәскәр тарихчылар өчен үрнәк булырлык хезмәт булып, күп еллар халкыбызга хезмәт итәргә язсын.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: парковка в Москве на майских праздниках будет бесплатной


Спорт в России и мире
Москва

Кыргызстанцы завоевали медали на международном турнире по танцам в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Дарья Касаткина

Теннисистка Касаткина заявила, что скучает по России, но пока не может приехать


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Кабардино-Балкарии стартует крупнейшая экологическая акция «Вода России»





Путин в России и мире
Москва

Тема дня: Путин назвал сохранение духовных ценностей условием укрепления суверенитета


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко убежден, что белорусы «никогда еще так хорошо не жили»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

В РПЦ отказались называть причины запрета в служении иерея Сафронова, отпевавшего Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Елена Волкова

«Где ваши манеры?»: интервью со звездным экспертом по этикету Дианой Булатовой



Москва

Преподаватели столичных колледжей изучат эффективные технологии ИИ

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net