Төмән китапханәсе җитәкчесе: Татар китаплары бездә тузанланып ятмый
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Төмән Төмән муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәсе җитәкчелеге татар китапларына ихтыяҗ зур булуын әйтте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Татар китапларына бездә ихтыяҗ бик зур, алар бездә тузанланып ятмыйлар. Мәсәлән, соңгы вакытта Каскара, Ямбай, Муллаш авылы китапханәләреннән Мостай Кәрим, Муса Җәлил, Габдрахман Әбсәламов һәм җирле авторлар — Якуб Зәнкиев, Булат Сөләймановның әсәрләрен сорыйлар», — ди китапханә директоры Роза Арутюнян.
Төмән өлкәсенең «Яшь буын» өлкә татар яшьләре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов Винзили бистәсендә эшли торган Төмән муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәсенә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан җибәрелгән татар китапларын тапшырган.
Роза Арутюнян.китаплар өчен рәхмәт белдергән.
Шул арада китапханә хезмәткәрләре яңа китапларны укучыларына тәкъдим итеп, күргәзмә төзеделәр, дип яза Рәүфә Кангазина.