Татарстанда +22 градуска кадәр җылытачак
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 сентябрьдә, Татарстанда азрак җылытачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшем көтелми, көндез урыны белән яңгыр явып үтәргә мөмкин. Төнлә һәм иртәнге якта томан төшү ихтимал. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Җил тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәр дип фаразлана. Төнлә һава температурасы + 5.. +10 градус булыр дип көтелә. Республиканың көнчыгыш районнарында температура 0.. +5 градус булачак. Республиканың бу районнарында -1 градуска кадәр кырау төшү ихтималы бар. Көндезге сәгатьләрдә һава +17.. +22 градуска кадәр җылыначак, диелә бу хәбәрдә.