Сергей Морозов Рөстәм Миңнехановны Президент булып сайлануы белән котлады
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасына сайлануы белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кадерле Рөстәм Нургалиевич! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Президенты сайлауларында ышанычлы җиңүегез белән котлыйм. Сезне инде күп еллар беләм һәм сез, һичшиксез, сәяси лидер, республиканы яңа җиңүләргә һәм үрләргә ышанычлы алып барасыз, дип ышанып әйтә алам», — диелә котлау телеграммасында.
Сергей Морозов Татарстан халкының чираттагы тапкыр лаеклы ышаныч белдерүен, ул ышанычның еллар буе куйган киеренке хезмәт икәнлеген искәртте. Аның сүзләренчә, халык хуплавы — Рөстәм Миңнеханов эшчәнлегенә иң югары бәя һәм шул ук вакытта фидакарь хезмәт өчен көчле стимул.
Морозов Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы — күршеләр генә түгел, төбәкләрне дуслык, үзара ярдәм һәм уртак максатлар бәйли, дип искәртте.
«Сезгә республиканың тотрыклылыгын, уңышын һәм чәчәк атуын тәэмин итүдә барлык планнарыгызны тормышка ашыруыгызны телим», — дип йомгаклый котлавын Ульяновск өлкәсе губернаторы.