Арча хастаханәсендә яшүсмерне начар карау турында эш Тикшерү комитетына тапшырылган
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы Арча хастаханәсендә яшүсмерне тиешенчә тикшермәү турындагы эш материалларын Тикшерү комитетына тапшырган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
Ведомство Арча үзәк район хастаханәсе медицина хезмәткәрләренә карата шикаятьләрне тикшергән. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карарны район тикшерү бүлеге кабул итәчәк.
16 яшьлек пациентның туганы Арча үзәк район хастаханәсе медицина хезмәткәрләренә дәгъвасын инстаграмдагы постында язды. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы шикаятькә җавап биргән. Анда табибларның билгеләнгән тәртиптә эшләүләре әйтелгән.