Президент инаугурациясе көнендә Казан телеманарасы Татарстан флагы төсләренә керәчәк
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 сентябрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе көнендә, Казан телеманарасы Татарстан флагы төсләренә керәчәк. Бу хакта Татарстан телерадиостанциясе матбугат үзәге хәбәр итә.
Республика җитәкчесе вазифасына керешү тантанасы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концертлар залында узачак. Ул иртәнге сәгать 10.00 сәгатьтә башлана һәм онлайн трансляцияләнә, дип язган идек.
«Телевидение манарасын кичке 19.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр яктыртачаклар» , - диделәр Татарстан радиотелевизион тапшыру үзәгендә.
Казан телевидение манарасы биеклеге 180 метр. Анда архитектура-сәнгать яктыртуының яңа системасы 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына монтажланган.