Мөслим районына яңа мөхтәсиб билгеләнде
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Мөслим районы имам-мөхтәсибе вазифасында эшләгән Расыйх хәзрәт Каюмов шәхси үтенече буенча әлеге вазифадан азат итүләрен сорады. Мөслим районы имам-мөхтәсибе вазифасына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме нигезендә ачык тавыш бирү юлы белән Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин сайланды. Бу турыда Татарстан Диния нәзрәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ул 1993 елның 24 ноябрендә Алабуга шәһәрендә туган, Әлмәт шәһәре мәдрәсәсендә, Казанда Россия ислам университетында белем алган. Бүгенге көндә ул Болгар ислам академиясенең III курсында укый. Моңа кадәр Илгиз хәзрәт Чаллыдагы «Ихлас» мәчетендә имам-хатыйб вазифаларын башкарды.
Кичә Мөслим «Җәмигъ» мәчетендә Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча мөфти киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин катнашында Мөслим районы имамнары җыелышы үткәрелде.
«Расыйх хәзрәт, тәҗрибәле дин әһеле буларак, күркәм хезмәт куйды. Мөфтият белән тыгыз элемтә урнаштырды, тырышлыгы, активлыгы белән аерылып торды. Ул мөфтиятнең мактаулы дәрәҗәле мөхтәсибләре арасында кала», — диде Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча мөфти киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров.
Расыйх хәзрәт Каюмов күпьеллык нәтиҗәле хәзмәттәшлеге, милләтара һәм динара татулыкны үстерү, татар дини-илаһият мирасын саклау өлкәсендә куйган тырышлыклары өчен Татарстан мөфтиятенең «Бердәмлек» медале белән бүләкләнде. Район башлыгы Рамил Муллин җирлегебездә ислам динен таратуда, әхлак тәрбиясе бирүдә куйган хезмәте өчен Расыйх хәзрәткә Рәхмәт хаты тапшырды.
Район башлыгы Рамил Муллин яңа сайланган имам-мөхтәсибкә җирлектәге дини вәзгыятьне туры юлдан алып бару, милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен саклау юнәлешендә хакимият органнары һәм мәхәллә имамнары белән бергәләшеп эшләвен теләде.