Казандагы «Рамазан» мәчете балаларны һәм әти-әниләрне бәйрәмгә чакыра
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). 20 сентябрьдә Казандагы «Рамазан» мәчете янындагы балалар бакчасында 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балаларны һәм аларның әти-әниләрен көз бәйрәменә чакыра. Әлеге чара мәчет территориясендә урнашкан балалар бакчасында уза. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Балалар өчен программага сабын ясау, ашарга пешерү, аппликация ясау буенча мастер-класслар кертелгән. Шулай ук сабын куыклары тамашасы да була. Моннан тыш, балалар өчен Коръән уку бәйгесе уза. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә призлар һәм бүләкләр тапшырыла. Ата-аналар өчен психолог-консультант, психология магистры, Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясе әгъзасы Собира Тарасевич лекция белән чыгыш ясар дип көтелә. Бәйрәм 9.00-12.00 сәгатьләрдә була.