123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Мини-фермалар төзү өчен каралган 80 млн сумның 49 млн сумы хуҗалыкларга тапшырылган

0
Мини-фермалар төзү өчен каралган 80 млн сумның 49 млн сумы хуҗалыкларга тапшырылган

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров 2020 елда шәхси хуҗалыкларга мини-фермалар төзү өчен планлаштырылган 80 млн сум дәүләт ярдәменең 49 млн сумы ияләренә барып ирешкәнен әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. «Быел шәхси хуҗалыкларга традицион ярдәм күрсәтү буенча барлык чаралар да сакланып калды, барлыгы аларга дәүләт ярдәме буларак 477,5 млн сум акча каралган», — диде Марат Җаббаров. Савым сыерларын саклап калу өчен бирелә торган традицион субсидияләрдән тыш, авыл кешеләре арасында иң популяры — мини-фермалар төзү программасы. Быел министрлыкка мини-фермалар төзү өчен дәүләт ярдәме алырга 290 гариза тапшырылган, шуларның 164е инде канәгатьләндерелгән. Министр калганнарына якын арада акча бирелер дип ышандырды. Мини-фермалар төзергә теләк белдерүчеләр арасында Актаныш, Чирмешән, Буа, Түбән Кама, Арча, Мамадыш, Балтач, Әгерҗе районнары халкы аеруча актив булган. «Мини-фермалар төзү буенча Нурлат, Балык Бистәсе, Бөгелмә, Баулы, Алабуга, Кама Тамагы, Лаеш, Югары Ослан районнарыннан бер генә гариза да тапшырылмады. Бу бары тик җирле хакимиятнең актив позициясе булмавы һәм үз халкына ярдәм күрсәтелмәве дип аңлашыла», - диде Марат Җаббаров. Министр сүзләренxә, Татарстанда бишенче ел рәттән шәхси хуҗалыкларны үстерү турында закон эшли. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү республикада авыл халкын саклап калырга һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: Новый путепровод улучшит пропускную способность других трасс


Спорт в России и мире
Москва

GeekVape в сотрудничестве с Absolute Racing выиграла чемпионат в категории GT3


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Хачанов: хочу вернуться в топ-10 ATP


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Энергетические поля компенсируют растущие потребности в электроэнергии





Путин в России и мире
Москва

Путин удивился третьему месту Санкт-Петербурга в туристическом рейтинге


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певица

Певица Диана Арбенина призналась, что улетела из России ради матери



Москва

Кинолога из Новосибирска обвинили в мошенничестве после теракта в "Крокус Сити Холле"

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net