123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Ислам мәдәнияте музеенда Шамил Закиров туплаган Коръәннәр күргәзмәсе ачылды

0
Ислам мәдәнияте музеенда Шамил Закиров туплаган Коръәннәр күргәзмәсе ачылды

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Ислам мәдәнияте музеенда «Дөнья халыклары телләренә тәрҗемә ителгән Коръән» күргәзмәсе ачылды. Ул Шамил Закировның 75 еллыгына багышланды. Ачылышта «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты. «1995 елның Ураза гаете көнендә Кол Шәриф нигезенә беренче таш салына. Шул көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров төзеләчәк мәчетнең китапханәсенә китаплар тапшырырга кирәк дигән нәзер бирә. Әлеге китапханә 13 ел дәвамында тупланды. Моның өчен Шамил абыйга төрле илдә һәм Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләр ярдәм итте», — диде Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев. Аның сүзләренчә, Кол Шәриф мәчетенә 600дән артык Коръән тәрҗемәләре, дини китаплар, шамаилләр 2008 елда тапшырыла. «Бу Коръәннәр дөньяның төрле почмакларында бастырылган. Рухи күтәрелеш чорында милләттәшләребезнең Шамил абыйның теләгенә кушылуы Коръән Кәримгә карата зур кызыксыну булганын һәм Кол Шәриф мәчетенең ачылуын түземсезлек белән көткәнен күрсәтә», — ди ул. «Шамил абыйның киткәненә 8 ел. Бик авыр булса да, күнегеп киләм. Ул милләтебезнең кечкенә генә уңышларына да сөенеп яшәде, һәр үзгәрешне тирән мәгънәдә үзе аркылы үткәрде. Милләтебезнең үз диненә кайтуын җаны-тәне белән яратып кабул итте. Аның бөтен гамәлләре милләтнең яшәү рәвешен үзгәртүдә иде. Татар рухын яшәтү өчен үзеннән көч куйды», — дип искә алды Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева Шамил Закировка бабасыннан калган Коръәнен биргәнен әйтте. «Шуны китапханәне оештыру теләген ишеткәч, бабам Авзалетдин хәзрәттән калган Коръән китапларын Сезнең китапханәгә тапшырырга мөмкинме, дип сорадым. „Әлбәттә, мин каршы түгел“, — диде ул. Милләтебезне дин генә саклый ала, диләр. Биредә шулкадәр бай мирас урын алган», — диде ул. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесе Айрат Сибагатуллин Шамил Закиров турында «аның күңеле киң, йөрәге җылы иде» дип искә алды. «Аның җылысы барыбызга да тарала торган иде. Ул зур йөрәкле кеше иде», — диде ул. «Монда без Шамил Закировның үзеннән соң калдырган бер өлешен күрдек. Ул төрле өлкәдә үз-үзенә эш таба иде, халкыбызга шуның файдасы булсын дия, иде», — ди Татарстанның халык артисты Айдар Хафиз. «Китапларның бүләк ителү турында язулары бар, аларның кайберләрендә „Кол Шәриф мәчете Коръән китапханәсе“ дигән махсус мөхерне күрергә була. Шамил Закиров үз коллекциясендәге китапларны шулай билгеләгән. Аерым нөсхәләрне ул Россиядә туып-үскән, чит илләрдә яшәүчеләргә һәм иҗатташ хезмәттәшләренә бүләк иткән», — дип аңлатып үтте Илнур Низамиев.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Начался прием заявок на участие в программе «Твой старт в туризме»


Спорт в России и мире
Москва

Актера Свиридова госпитализировали из-за инфицирования после операции в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Дарья Касаткина

Теннисистка Касаткина отреагировала на высказывания Винер о россиянах


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Татьяна Марчук выпустила альбом «Экопесенки» на лейбле Riki Music





Путин в России и мире
Москва

«Он боится»: почему Байден позволяет себе оскорбления в адрес Путина


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

«С какой целью вы пришли почтить память? Он вам родственник?» В Москве осудили девушку, которая пришла возложить цветы в память о Навальном



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Желдорреммаш

На ЧЭРЗ приступили к реорганизации производственной площадки



Москва

Мастера педагогического искусства

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net