Камалова Хәмдүнә Тимергалиева турында: Аның тавышы мине шунда ук әсир итте
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова Хәмдүнә Тимергалиева белән беренче тапкыр очрашуы һәм җырчы анда нинди хисләр уятуы турында сөйләде. Бу турыда ул Инстаграмда үз битендә язган. «Минемчә, бу радиозавод мәдәният йортының зур сәхнәсендә мин катнашкан беренче концерт иде. Ике җырчы бар иде, Хәмдүнә Тимергалиева программа йолдызы түгел иде дип уйлыйм. Тик хәтеремдә нәкъ ул калды. Ул җитдилеге белән мине бераз куркытты да, ә тавышы шаккаттырды. Менә шулай хәтеремдә калсын. Урыны җәннәттә булсын», — дип язган татар җырчысы. Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева бүген 71 яшендә вафат булды. Җырчыны репетициягә алып барырга дип иртән бакчасына килгән музыкант Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваның вафат булуын күргән. Татарстанның халык артисты белән хушлашу иртәгә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була.
Зуля Камалова — Australian World Music Awards һәм ARIA премияләре лауреаты. Ул Австралиядә яши һәм world music жанрында иҗат итә.