123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Татарстан җитәкчелеге Хәмдүнә Тимергалиева вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

0
Татарстан җитәкчелеге Хәмдүнә Тимергалиева вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге татар җырларын популяр башкаручы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәмдүнә Тимергалиева 1949 елның 24 маенда Башкортстан АССРның Борай районы Котлыяр авылында туган. 1970 елда ул Башкортстан республика мәдәни-агарту училищесын тәмамлый. Сирәк очрый торган матур тавыш иясе беренче чыгышларыннан ук халык мәхәббәтен һәм популярлыгын яулады. Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗади тормышы 1976 елдан бирле Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы белән бәйле. Танылган сәхнә осталары Эмиль Җәләлетдинов, Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакировның концертлар бригадаларында эшләү башкаручыга вокалчы буларак камилләшергә һәм үзенең эстрада коллективын төзергә ярдәм итте, ул аның белән Россиядә һәм чит илләрдә гастрольләрдә йөрде. Аны Төркиядә, Австралиядә, Кытайда һәм башка илләрдә беләләр һәм яраталар. «Югары профессионализм, гадәттән тыш эшкә сәләтлелек, этник фольклорны тирәнтен белү Хәмдүнә Тимергалиевага халык җырларының үзенчәлекле матурлыгын һәм гасырлык зирәклеген, авторлык әсәрләренең эчтәлеген җиткерергә мөмкинлек бирде. Ул үзенең уникаль башкаруы белән вакыт агымында югалган аерым җырларны яңартып, халык иҗаты энҗеләренә икенче тормыш бирде, диелә документта. Хәмдүнә Тимергалиева иҗатын төрле буын яратты. Нәкъ менә ул «Җомга», «Ялгыз каен», «Әлмәлүк көе», «Галигә барам әле», «Тәтешле көе», «Борай», «Бибизәкә», «Безнең дуслар марилар”кебек татар һәм башкорт җырларын беренче профессиональ башкаручы. Аның репертуарында 750дән артык композиция бар. «Уф, йөрәгем», «Күл буенда», «Ай-һай, гөлкәем», «Усы буйлары», «Ак чук, зәңгәр шәл» халык җырлары аның башкаруында тамашачылар арасында популяр булды һәм татар эстрадасының алтын фондында лаеклы урын алды. Хәмдүнә Тимергалиева үлгәнче сәхнәгә чыкты һәм Г.Тукай исемендәге филармония ветераннар клубының актив әгъзасы булды. Аның югары дәрәҗәдәге осталыгы төрле дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде. «Тимергалиева һәрвакыт яраткан эшенә фидакарь хезмәт итүе һәм уникаль башкару сәләте белән аерылып торды. Татар вокал сәнгатен саклауга һәм үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән яраткан халык җырчысы турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак», диелә документта. Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, Г.Тукай исемендәге филармония директоры Кадим Нуруллин, ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов имзалады.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: на средства от реализации зеленых облигаций закуплен 451 электробус


Спорт в России и мире
Москва

Эксперт рассказала, как правильно выбрать одежду для спортзала


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Вероника Кудерметова

Россиянка Вероника Кудерметова вышла во второй круг турнира в Штутгарте


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Шашлыки и дача отменяются: аномальная погода на майские праздники в Москве, Питере и регионах





Путин в России и мире
Москва

Путин всё знал, но никого не предупредил: Немцы обвинили Москву в прорыве израильского Купола


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Владимир Зеленский подтвердил ракетный удар по аэродрому в Джанкое


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Серов

Зрители опровергли массовый уход с концерта Александра Серова в Угличе



Москва

Акция «Бессмертный полк в автобусах» пройдет в Подмосковье

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net