Чаллыда сайлау участогында җырлаучы әби видеосы йөзләгән лайк җыйган
(Чаллы, 14 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда сайлау участогында җырлаган әбинең видеосы социаль челтәрләрдә йөзләгән лайк җыйды. Өлкән яшьтәге ханымның җырлавын ГЭС бистәсендәге 10 нчы мәктәпнең спортзалында төшергәннәр. Монда сайлау көнне пенсионер хатын залда тавыш яхшы ишетелүне файдаланып, татарча җыр башкарган. Күрәсең, бу импровизация уңышлы килеп чыккан — кадрларда әбигә кушылып җырлаучылар да ишетелә. «Өлкәннәрдән өйрәнәсе әйберләр бар әле. Үз гомерләрендә күпме кайгы-хәсрәт, борчу, үзгәрешләр күргәннәр, азга да канәгать булганнар һәм күпләре дөньяга позитив карашларын, күтәренке рух һәм кешелеклелек сыйфатларын саклап кала алган», — дип язган социаль челтәр кулланучыларның берсе. Узган сайлауларда Чаллыда 298 мең 800 кеше, ягъни халыкның 74,79 проценты катнашкан. Беренчел мәгълүматлар буенча, Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тавыш бирүчеләрнең 76 проценты хуплаган.