Татарстанда гриппка каршы вакцинация график буенча бара
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда гриппка каршы вакцинация график буенча бара. Республикада яшәүчеләр актив рәвештә прививка ясата. Бу турыда бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.
«Сәламәтлек саклау системасы күзлегеннән прививка кампаниясе барышын уңай бәялибез, без графикта. Монда билгеләнгән планны аңлау мөһим, без халыкның 60 процентына прививка ясарга тиеш», — дип аңлатты спикер.
Жаворонков сүзләренчә, Татарстанның барлык халкы тиешле вакцинация ала.
Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хезмәттәше белән килеште: «Активлык бар, һәм без моны бик яхшы күрәбез». Җитәкче урынбасары сайлау участокларында узган елгы прививка кампаниясен мисал итеп китерде. Ул вакытта Казанда 10 мең кеше гриппка каршы прививка ясатты, ә 2020 елда — 16 меңнән артык кеше.
«Без метро станцияләре янында урнашкан мобиль бригадаларга да исәп тотабыз. Һәм, әлбәттә, вакциналар вакытында китерелер дип өметләнәбез. Әлегә без беренче һәм икенче партиядә килгән вакцинаны кулланабыз. Вакцинация кампаниясе өзелмәсен өчен кирәкле күләмдә вакцина килүен көтәбез», — диде Любовь Авдонина.
Ул хәбәр иткәнчә, хәзер вакцинация үткәрү өчен иң уңайлы вакыт.