Минзәләнең Тауасты Байлар авылында сайлау көнне велосипедта йөреш үткәрделәр
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», « Минзәлә », Рөстәм Хәкимҗанов). Минзәлә районының Тауасты Байлар авылында сайлау көнне велосипедта йөреш үткәрделәр. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Өч тәгәрмәчле велосипед хуҗасы Мәсрүрә ханым Шәрипова зур горурлык белән сайлау участогына бара икән. Аңа кушылучы юлдашлар да Фәнилә Ибраһимова белән Мөслимә Гайниева да артта калмыйлар. Менә шулай итеп сайлау көнен дә велосипедта йөреш итеп билгеләргә булган алар, диелә әлеге хәбәрдә. «Бәләкәй чактан ук велосипедта йөргәнем булса да, сайлауларга болай килгәнем юк иде әле. Бу өч тәгәрмәчле велосипедны алганга 3 ел була инде. Ә үземә килгәндә 35 ел буе авылда фермада бозау караучы булып эшләдем, хәзер лаеклы ялда. Хәзер велосипедта да йөрергә була инде. Тынычлык булсын да, сәламәтлек бар кешегә дә, шулай гомер итәгә язсын», — диде Мәсрүрә Шәрипова.