Нюша тавыш бирүчеләр өчен «Зәңгәр томан» җырын башкарды
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Нюша тавыш бирүчеләр өчен оештырыла торган концертта татарча «Зәңгәр томан» җырын башкарды. «Ак Барс Арена» стадионында тавыш бирүчеләр өчен традицион концерт бара.
Нюша «Зәңгәр томан» җырын Казан тамашачысына бүләк дип атады. Җырның кайбер өлешләре русчага тәрҗемәдә дә яңгырады.
Ренат Харис белән Резеда Әхиярова язган «Зәңгәр томан» җыры тамашачыга Винера Ганиева, фин татарларының «Башкарма» төркеме башкаруында яхшы таныш.
Алдарак концертта Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразовалар үз тамашачысын сәламләгән иде. Dabro төркеменнән соң сәхнәгә җырчы һәм видеоблогер Клава Кока чыкты.
Клава Коканы тыңларга яшьләр махсус килгән иде. Кеше үзе яраткан артистның чыгыш ясаган вакытына туры китереп килгәнгә стадион алдындагы мәйданда тамашачы алышынып тора.
Хәзер сәхнәгә Салават чыгачак. Аннары Валерия һәм Турецкий хоры көтелә.