Хафиз Миргалимов: Һәрберебезгә гадел сайлаулар кирәк
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Татарстандагы әлеге сайлауларны 2021 елда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан сәяси репетиция дип атарга мөмкин. Мондый фикерне «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә КПРФның төбәк бүлекчәсенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов белдерде. «Бүген мин 50нче урта мәктәптә тавыш бирдем. Сайлаулар төгәл, оешкан төстә уза дип әйтер идем, билгеле бер җитешсезлек һәм хокук бозулар бар, аларга бәя биреләчәк. Бу сайлауларны 2021 елда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан сәяси репетиция дип атарга мөмкин. Илебездә һәм дөньяда катлаулы социаль-икътисади вазгыять, коронавирус булуга карамастан, без сайлау кампаниясендә катнашырга тиеш», — диде Миргалимов. Ул сайлаучыларның үзләренә ошаган, нидер эшләгән кандидатларга һәм сәяси партияләргә тавыш бирүләренә ышануын белдерде. «Минем уйлавымча, сайлау участоклары ябылгач, ике яки сәгать ярымнан соң тавышларны санау озакка бармаячак, чөнки без сайлау кампаниясен беренче тапкыр гына үткәрмибез. Без үз күзәтүчеләребезне җибәрдек, чөнки безнең һәркайсыбызга чиста һәм намуслы сайлаулар кирәк. Ахыр чиктә, закон өстен чыгарга тиеш», — дип йомгаклады Миргалимов. Республикада тавыш бирү 11 сентябрьдә башланды. 13 сентябрь — Бердәм тавыш бирү көне итеп игълан ителде. Бер үк вакытта республикада дүрт сайлау кампаниясе оештырылды. Алар — Татарстан Президентын һәм җирле хакимият органнары депутатларын сайлаулар, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар.