Бердәм тавыш бирү көне кичендә Татарстанда 73 процент сайлаучы тавыш биргән
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). 13 сентябрьдә 18.00 сәгатькә Татарстанда 73 процент сайлаучы тавыш биргән. Бу турыда «Россия 24» телеканалына интервьюда республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Сайлаучылар участокларга килде һәм актив тавыш бирде. 18.00 сәгатькә Татарстанда 73,66 процент сайлаучы тавыш биргән», — диде Кондратьев. Эпидемиологик вазгыятьтә республикада сайлау системасы чираттагы сынауны уңышлы узды, диде ул.