Андрей Кондратьев: Сайлау участокларында авыруга зарланган бер очрак та теркәлмәгән
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сайлау участокларында тавыш бирүчеләрнең авыруга зарланган бер очрагы да теркәлмәгән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Сайлау системасы вируска каршы хәлдә кабаттан сыналды. Бөтен эпидемиологиягә каршы чаралар кисәтүсез үтәлде. Мин бик борчылган идем, ләкин әле генә сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән сөйләштем. Ул барлык участок комиссияләрендә хәлне даими күзәтеп торды. Һәр участокка табиблар беркетелгән иде. Ул миңа әле генә раслады: участокларда чиргә шик туу яки авыру белән бәйле бер зарлану да булмаган», — диде Кондратьев. «Хокук саклау органнарының оператив штабына, Эчке эшләр министрлыгына да кереп чыктык. Бүгенгә шушы вакытка җитди гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән. Бу уртак казаныш», — диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. Ул хәзер тавышларны санау буенча мөһим этап башланганын искәртте. Барлык 2807 участок сайлау комиссиясеннән килгән тавышлар саналачак. «Сайлау участогыннан килдем, киеренке эш бара. Пыяла аша бюллетеньнар алынуын күрдем. Күзәтүчеләр читтән карап тора. Әйдәгез, барысы да закон кысаларында үтсен, дип телик. Участок комиссияләре әгъзаларының киеренкелеге, алҗыганлыгы күренеп тора. Күзәтүчеләр әле җанлырак тоелды. Бәлки, алар түземсезлек белән тавышларны санау вакытын көткәнгәдер», — диде Андрей Кондратьев. Ул «Выборы» мәгълүмат системасы белешмәләренә караганда, 18 сәгатькә Татарстанда сайлаучыларның 73,66 проценты тавыш биргәнен искәртте.