Иртәгә Түбән Камада зур концертта Айдар Галимов һәм «Любэ» төркеме чыгыш ясаячак
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә «Түбән Кама Нефтехим» шәһәр халкы өчен зур бәйрәм оештыра. Программада шәһәрнең иҗат коллективлары, Айдар Галимов һәм «Любэ» төркеме чыгышы тәкъдим ителә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Бәйрәм ТАССРның 100 еллыгына һәм Нефтехимиклар көненә багышлана. Чара 13 сентябрьдә Нефтехимиклар паркында уза. Шәһәр халкына бәйрәмгә керү өчен, үз сайлау участокларында флаерлар таратылачак.