Әсән авылында язучы һәм тәрҗемәче Габдулла Шамуковның истәлек тактасы ачылды
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ульяновск өлкәсе Чардаклы районының Әсән авылында татар театры тарихында якты эз калдырган РСФСРның халык артисты, укытучы Габдулла Шамуковның туган авылында истәлек тактасы ачылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ульяновск өлкә Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин сөйләде. «Бүген авылда кырыклап әби-бабай гына гомер итә. Узган ел ТНВ каналынннан артист турында тапшыру караганнан соң, алар аш мәҗлесендә данлыклы авылдашларының исемен мәңгеләштерергә кирәк, дигән карарга килә. Бүген инде 1903 елда салынган мәчет янында истәлек тактасы ачылды. Тантанага Габдулла аганын туганнары Клара апа белән Миңлеруй апа да килгән иде, алар үз истәлекләре белән уртаклашты», — диде ул. Рәмис Сафин татар сәнгать дөньясында РСФСРның халык артисты исеменә лаек булучылар нибары 5 кенә кеше, шуларның берсе — Габдулла Шамуков дип билгеләп узды. «Мәктәп укучылары бәйрәмдә аның әсәрләрен укыды. Әлеге чараны оештыручыларга Рәхмәт хатлары белән бергә узган ел Габдулла Шамуковның Ульяновскида басылып чыккан яна китапларын да бүләк иттем», — диде рәис. «Семберлеләр данлыклы якташлары турындагы истәлекләрне кадерле ядкяр итеп саклый. Өлкәнең татар мәдәният үзәгендәге музейда озак еллар Галиәсгар Камал исемендәге театрда эшләгән мәшһүр сәхнә остасына багышланган экспозиция дә бар. Анда аның шәхси әйберләре дә урын алган. Бүгенге чара танылган татар семберлеләрнең исемнәрен мәңгеләштерүдә чираттагы уңышлы һәм отышлы адым булды», — ди ул.