Дамир Фәттахов: Яшьләр сайлауда һәр тавышның мөһим булуын аңларга тиеш
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Яшьләр сайлаулар вакытында һәр тавышның бик мөһим булуын аңларга тиеш. Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Татарстан Президентын сайлауларда тавыш биргәннән соң шундый фикер белдерде. «Яшь кешеләрнең сайлаулар институтына игътибар белән каравын, үз позицияләрен әйтеп бирү мөмкинлеген һәм аларның тавышының ишетелергә тиешлеген аңлауларын телим», — диде Дамир Фәттахов. Ул республикада яшьләрнең тормышына турыдан-туры йогынты ясаучы социаль программаларны билгеләп үтте.