Россиядә айлык түләүләр 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 3,5 миллион бала билгеләнгән
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Региональ яшәү минимумының яртысы күләмендә пособие 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 3,5 миллион балага билгеләнгән. Бу турыда Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Бу максатларга 139 миллиард сум акча күчерелде. Бу акча ата-аналарга бер гариза буенча бирелә», — диде ул яшь гаиләләрнең Бөтенроссия форумы дискуссиясендә.
Министр урынбасары ачыклаганча, гаиләләргә социаль яклау органнарына нинди дә булса өстәмә документлар тапшырырга кирәкми. Пособие билгеләү өчен барлык белешмәләрне белгечләр ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән ала.
«Мондый алым социаль казначылык принципларына туры килә», — диде Ольга Баталина.