Татарстаннан тугыз команда Идел буе округында укытучылар бәйгесе ярымфиналына чыкты
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Уфада «Россия — мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектларының берсе — «Киләчәк укытучысы» һөнәри конкурсының җиденче ярымфиналы башланды. Бәйгедә Татарстан Республикасыннан тугыз команда катнаша. ,Бу хакта «Россия-мөмкинлекләр иле» матбугат хезмәте хәбәр итә. Ярымфиналда Идел буеның 12 төбәгеннән педагогларның 45 командасы җыелган: Түбән Новгород өлкәсеннән һәм Татарстаннан тугызар команда, Пермь краеннан 7 команда, Башкортостаннан 5 команда, Оренбург өлкәсеннән 4 команда, Самара өлкәсеннән һәм Чувашиядән өчәр команда, Пенза өлкәсеннән, Мордовиядән, Саратов өлкәсеннән, Марий Элдан һәм Удмуртиядән берәр команда. Конкурс Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында өч көн дәвам итәчәк. Бәйгеләр «педагогик триатлон» форматында әзерләнгән, биредә педагогик дебатлар, методик конструктор, кейс-уеннар каралган. Конкурс «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты буенча РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. 19 февральдә РФ Премьер-министры Михаил Мишустин «Киләчәк укытучысы» һөнәри конкурсының оештыру комитеты составын төзү һәм раслау турындагы боерыкка кул куйды. Оештыру комитеты рәисе - РФ Премьер-министры урынбасары Татьяна Голикова. Катнашучыларга дистанцион тест, округ ярымфиналларын һәм финалны узарга туры киләчәк.