Казан-Шәмәрдән юлында төзү эшләрен быел төгәлләячәкләр
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Быел «Царево» торак комплексы районындагы Казан — Шәмәрдән автоюлында сулга борылу һәм әйләнеш өлешен төзү эшләрен тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган Казан агломерациясенең транспорт инфраструктурасын үстерүгә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин Казан-Шәмәрдән автомобиль юлын реконструкцияләү быел башланганлыгын әйте. «Федераль бюджеттан өстәмә финанслау алынды», — диде ул.
Төбәк әһәмиятендәге Казан-Шәмәрдән автомобиль юлын реконструкцияләү 16+200 — 21+977 км участогында Мамадыш тракты районында транзит транспортыннан бушату өчен башкарыла.
Эшләр «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча алып барыла.