Сәяхәтчеләргә коронавируска каршы прививка ясату мәҗбүри булырга мөмкин
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Якындагы елларда коронавирустан вакцинация ясату халыкара сәяхәтләрдә паспортка һәм визага өстәмә булачак. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры киңәшчесе Сергей Глаголевка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Якындагы елларда вакцинация халыкара сәяхәтләрдә паспортка һәм визага өстәмә булачак», - диде Глаголев брифингта. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы август аенда дөньяда беренче CОVID-19га каршы вакцинаны теркәде.