Казанда яшәүчеләр балалар хастаханәләренә китаплар тапшыра алачак
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). 14 сентябрьдә Казанда «Игелекле китапханә» хәйрия проектының китаплар җыю нокталары эшли башлаячак. Атна дәвамында теләге булган һәркем Татарстан башкаласының биш ноктасында: Заманча сәнгать галереясендә, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә, «Мәскәү» мәдәни үзәгендә, 26нчы китапханәдә яки Горки-Әмәт урманы «Йорт» экоүзәгендә китаплар калдыра ала. Бу хакта акцияне оештыручылар хәбәр итә.
Китаплар җыелганнан соң Казанның балалар хастаханәләренә таратылачак, анда махсус стеллажлар урнаштырыла. Сайлап алынмаган китаплар авыл китапханәләренә, яшүсмерләр клубларына, ветераннар йортларына һәм китапханә фондын тулыландырырга әзер булган башка учреждениеләргә җибәреләчәк.
«Игелекле китапханә» проекты 2017 елдан бирле тормышка ашырыла. Аның авторы - Анастасия Суханова. Ул вакытта проектны VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатлары Ольга Павлова, Ирек Зиннуров, Александр Сидякин, Казан шәһәре Думасы депутатлары, ТР атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, «Громкие рыбы» каналына нигез салучы Тимур Исмаев һәм башкалар хуплаган иде.
Барлыгы 2 меңнән артык китап җыелган иде, шуларның 650се Республика балалар клиник хастаханәсе бүлекчәләрендә китап киштәләрен тулыландырды.
14-20 сентябрь көннәрендә китапларны Заманча сәнгать галереясенә (12.00 — 20.00 сәгатьләрдә, ял — дүшәмбе); «Сәйдәш» мәдәни үзәгенә (9.00 — 22.00, ял — якшәмбе); «Мәскәү» мәдәни үзәгенә (9.00 — 21.00); 26нчы китапханәгә (10.00 — 19.00, ял — чәршәмбе, шимбә); «Йорт» экоүзәгенә (10.00 — 17.00) алып килергә мөмкин.