Удмуртия Татарстанның күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре тәҗрибәсен үзләштерергә җыена
(Әгерҗе, 10 сентябрь,«Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Әгерҗегә эш сәфәре ахырында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Удмуртия Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев белән парламентара хезмәттәшлекне ныгыту, төбәк законнарын үстерү һәм Халыклар ассамблеясе белән эшләүдә тәҗрибә уртаклашу турында фикер алышты.
«Сезнең Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясендә эш тәҗрибәгезгә, аерым алганда, Халыклар дуслыгы йортлары каршындагы якшәмбе мәктәпләре эшен оештыруга ихтыяҗ зур. Без бу тәҗрибәне үзебездә куллану турында уйларбыз», - диде Невоструев.
Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәбендә 16 халыкның туган телләрен өйрәнәләр, 14 халыкның хореографиясен, вокал һәм мәдәниятен өйрәтәләр.
Владимир Невоструев Әгерҗегә Удмуртия Республикасы Югары Советының беренче Рәисе Валентин Тубылов белән бергә килде.
Удмуртия парламентарийлары республиканың үсеш темпларын югары бәяләде. Алар Татарстан — республикада тотрыклы сәяси һәм этникара хәл үрнәге, ә республика җитәкчелеге халыкның зур ышанычын тоя, диде.
Сөйләшүдә шулай ук профильле комитет рәисләре, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Светлана Захарова һәм Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев катнашты.