123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Татар рәссамы Марат Гобәйдуллин: Күргәзмәдә төшемә кергән образлардан туган эшләр бар

0
Татар рәссамы Марат Гобәйдуллин: Күргәзмәдә төшемә кергән образлардан туган эшләр бар

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгы Ислам мәдәнияте музеенда татар рәссамы һәм скульпторы Марат Гобәйдуллинның исламга багышланган беренче күргәзмәсе ачылды. Автор әйтүенчә, «Милли мираска сәяхәт» күргәзмәсендә Казан ханлыгына караган картиналар һәм төшенә кергә образлардан туган эшләр бар. «Бу — ислам диненә багышланган беренче күргәзмәм, аңа кадәр, нигездә, пейзажларны тәкъдим итә идем. Күргәзмәдә Казан ханлыгына караган картиналар, төшемә кергән образлардан туган эшләр дә бар. Санкт-Петербургка укырга киткәч, туган якны тагын да күбрәк ярата башладым, ислам мәдәниятенә кызыксыну уянды. 2005 елдан шамаилләр ясыйм, гарәп телен өйрәнә башладым», — ди автор. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабис Сәлахов рәссамны күргәзмә ачылу белән котлады. «Марат татар сәнгатендә үз сукмагы белән баручы рәссамнарның берсе. Шулай ук ул тимер белән дә эшли, ә андыйлар бик аз», — диде ул һәм авторга уңышлар теләде. Каллиграфчы Нәҗип Нәккаш фикеренчә, рәссам каллиграфия ягыннан белемен арттырса, аның эшләре тагын да билгеле булыр. «Марат, нигездә, киндердә эшли һәм шул өслектә каллиграфия куллана. Автор картиналарында элекке тарихны күз алдына китереп бастырырга тырыша. Ул Болгар чорларындагы архитектураны дөрес итеп күрсәтә белгән, Коръән аятьләрен дә кертеп җибәргән. Аның эшләреннән яктылык тарала», — дип сөйләде ул. Күргәзмәдә рәссамның соңгы унбиш елда ясалган кырыкка якын эше тәкъдим ителә. Эшләре киндер, гипс, металл кулланып эшләнгән. Күргәзмә тарихка бәйле картиналардан кала дини эчтәлекле эшләрне дә күрергә була. Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев күргәзмә кысаларында төрле очрашулар булачагын әйтте. Күргәзмә октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Марат Гобәйдуллин 1977 елда Казанда туган, Казан сәнгать училищесын һәм А. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясен тәмамлаган. Бүгенге көндә ул Россия Рәссамнәр берлеге әгъзасы. Авторның беренче шәхси күргәзмәсе Германиядә узган. Марат Гобәйдуллин ясаган тимер сыннар Казан, Иннополис һәм Яшел Үзән урамнарын бизи.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о достижениях медицины


Спорт в России и мире
Москва

Расплата за расточительство! ФК «Оренбург» на домашнем поле уступил ФК «Динамо» (Москва) – 1:2


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Мария стала соперницей Азаренко на турнире WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Московскую компанию заподозрили в хищении 103 млн рублей при реализации нацпроекта в Орле





Путин в России и мире
Москва

Киркоров и Пелагея спели для амурчан-бамовцев в Москве


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

В Минске открывается ВНС: что будет




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

Запрещено в служении проводившему панихиду по Навальному священнику



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Песня

Совместная Песня со Звездой.



Москва

Россия заблокировала в ООН резолюцию о неразмещении ядерного оружия в космосе

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net