Алинә Заһитова Россия җыелма командасының контроль ярышларында катнашмаячак
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Россия җыелма командасының контроль ярышларында катнашмаячак. Бу турыда Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Мин 12-13 сентябрьдә контроль ярышларда катнашмаска карар кылдым, чөнки хәзерге вакытта миңа үземне яңа вазифада, «Ледниковой период» алып баручысы сыйфатында сынап карарга кызык. Минем үтенечемә аңлап каравыгызны сорыйм», — дигән Алинә Заһитова.