Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ 54901» йөк машинасын сынап карады
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Россия машина төзелешенең бер флагманы — «КАМАЗ 54901» магистраль тягачын сынап карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Рөстәм Миңнеханов йөк машинасын үзе йөртте, юлда аның техник характеристикалары белән кызыксынды», диелә хәбәрдә. Бәясе түбән булуга карамастан, тягач сыйфат, җиһазлау һәм агрегат буенча чит ил аналогларыннан калышмый. Ул 29 тоннага кадәр йөк ташырга мөмкин һәм тагылма арбасыз 160 км/сәг тизлек белән бара ала. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда М7 яңа транспорт чишелеше буенча хәрәкәтне ачып җибәрде. Шулай ук Татарстан Президентына Евро-6 экологик класслы двигательле Mercedes-Benz Actros яңа магистраль тягачын да тәкъдим иттеләр.