Рөстәм Миңнехановның сайлау алды кампаниясе Россиядә иң яхшылар бишлегенә керде
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сайлау алды кампаниясе интернетта РФ субъектлары башлыклары арасында иң яхшылар бишлегенә керде. Бу хакта «Незыгарь» телеграм-каналы хәбәр итә.
13 сентябрьдәге сайлау алдыннан SMM-кампанияләр рейтингы җиңүчесе дип Пермь крае губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Махонин танылды, икенче урында — Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко, өченчедә — Камчатка крае губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Солодов.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановның сайлау алды программасын бастыруы, анда төп биш тезисны билгеләве турында хәбәр иткән иде.